Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фидель Кастро тагын җәмәгатьчелеккә күренде


Кубаның элекке җитәкчесе Фидель Кастро авыруы көчәеп киткәннән соң беренче мәртәбә башкала Һаванадан читтә җәмәгатьчелек алдына чыкты.

83 яшьлек Кастро башкаладан көнбатыштагы Артемиза шәһәренә килеп инкыйлаб сугышларында һәлак булучыларны искә алды.

Куба дәүләт киңкүләм мәгълумат чарасының интернет сәхифәсенә Кастроның чарада яшел күлмәктән төшкән фотосы чыгарылды.

Анда ул соңгы 50 елда йөрткән хәрби йолдызларын һәм башка тамгаларын такмаган.

4 ел элек Кастрога операция ясадылар һәм 2008 елда ул хакимиятне үзенең туганы Рауль Кастрога тапшырды.
XS
SM
MD
LG