Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга каршы яңа чикләүләрен раслады


Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Иранга каршы яңа чикләүләрне рәсми рәвештә хуплады. Чикләүләр Иранның тышкы сәүдәсенә, банк һәм энергия тармакларына каршы юнәлтелә.

Июнь аенда нигезе кабул ителгән бу чикләүләр халыкара җәмәгатьчелекнең Иранда уран баетуга каршы чираттагы адымы.

Обама идарәсе дә Иранның атом һәм ракетлар програмнарына ярдәм итүче кешеләрне һәм оешмаларны җәзалау белән янаган чикләүләр керткән иде.
XS
SM
MD
LG