Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил-Либан хәрбиләре арасында бәрелешләр булды


Израил белән Либан хәрбиләре арасында, ике илнең чик буенда атышлар булып алды.

Бәрелештә 3 Либан хәрбие белән бер журналист һәлак булды, бер Израил хәрбие үлде.

Либан рәсмиләре, Израил хәрби машинасының Либан чигенә керүе белән бәрелешнең башлануын белдерә.

Израил ягы исә вакыйга вакытында Либан хәрбиләренең Израил ягында булуын хәбәр итә

Израил Тышкы эшләр министры бәрелешләр турында ясаган белдерүендә, бәрелешләрдә җәваплылыкның Либан ягында булуын әйтте.

Либан башлыгы Саад Харири, "Израилнең атышларны туктату килешүен" бозуда гаепләп халыкара җәмәгатьчелекне вакыйганы тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG