Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза эссе вакытка туры килә: ташламалар каралмаган


Рамазан башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Бер яктан ел саен көннәр озынайса, икенче яктан быел Русиядә гадәттән тыш эсселек саклана һәм ураза тоту авырлашыр дип санала. Мөселман руханилары хәленнән килгән бар кеше дә ураза тотарга тиешлеген әйтә.

Казандагы “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин ураза вакытында кайбер ташламалар турында китапларда сүз барлыгын әйтә.

“Мисал өчен кайбер илләрдә берәр ай көн, берәр ай төн булып тора. Шушы җирлекләргә хас булган фәтвалары бар, андагы кешеләр инде сәгать белән тотарга тиешләр. Мисал өчен, Мәккә, Мәдинәдә ураза вакытын алалар да, үзләрендә кояш чыкмаса һәм батмаса да сәгать белән тоталар”, ди ул.

Мәхмүт хәзрәт әйтүенчә, шәригатьтә нечкә әйберләр бар һәм эсселеккә кагылышлы дүрт төрле җавап каралган. Ләкин аны беренче чиратта казыйлар хәл итәргә тиеш икән. Шуңа ул моны алардан узып сөйләү дөрес түгеллеген әйтте.

Җәлил хәзрәт Фазлыев
Казый фикере

Пәнҗешәмбе ураза мәсьәләләре Татарстан нәзарәте президиумы утырышында да каралды. Ләкин Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, анда күбрәк уразага керү вакыты, фидия, фытыр сәдакасе күләме турында сүз барган.

Ә эсселеккә килгәндә ул уразаның сәламәт кеше өчен генә фарыз булуын әйтә.

“Кемнеңдер, бигрәк тә өлкәннәрнең эсселектән хәле китә икән, ул аны көннәр суынып киткәч тота ала. Ә тота алганнар үзләрен сынап карарга тиеш, бернинди ташлама каралмаган”, ди ул.

Температура 40ка җиткәндә дә тотасы

Бу фикерне Кол-Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс да куәтли.

“Рамазан ничек бар шулай үтәлә. Ташлама бары авыр хәлдәге кешеләргә генә булырга мөмкин. Шәригать кануннарында ул барысы да билгеләнгән. Олы яшьтәге, авыр эштәге кешеләргә хәтта кыш көнне дә ташламалар каралган. Тота алмаганнар тотмый гына. Ләкин сәламәт кешегә көннең озынлыгы 19 сәгать, температура дәрәҗәсе 37 градус булса да ташламалар каралмаган. Бу Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Бернигә дә борчылырга тиеш түгелбез, чөнки бу кешенең Аллаһы Тәгаләгә булган мөнәсәбәтен исбатлый”, ди ул.

Рамил Юныс
Рамил хәзрәт сүзләренчә, авырган кеше ураза тотмый икән, ул фидия сәдакасы бирә. Ул быел 150 сум дип билгеләнгән. Әлеге акча фәкыйрьләрне ашатырга китә.

Әлбәттә, карт кешеләр, көмәнле, бала имезүче хатыннар һәм ашказаны-эчәк, шикәр авыруы, гомумән, кичекмәстән дару, су, ризык кулланырга тиешле башка авырулары булганнар Рамазан аенда ураза тотмаса да була. Авыруы беткәч, мөмкинлеге чыгу белән, ул кешеләр уразаны тотарга тиешле.

Аңлашыла ки, эсселектән куркып ураза тотучылар азрак булуы ихтимал. Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин әйтүенчә, татарларның дини яктан иманнары әле бик нык түгел. Шуңа әби-бабаларыбыз эсселектә дә тоткан, сез дә шулай тотыгыз дию ул бөтенләй кешенең уразадан күңелен кайтарырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG