Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Солидарность” фирка булачак


Русиядә оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында фирка төзү турында карар кабул ителде.

Утырышта кабул ителгән белдерүдә, “Солидарность” фиркасенең максаты “хәзерге авторитар һәм коррупциягә баткан” хакимиятне “демократик һәм көндәшлеккә сәләтле” яңа хакимияткә алмаштыру булачак, диелгән.

Оппозициядәге “Солидарность” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә 2008 елның декабрендә нигез салынган. Аның сәяси шурасына Борис Немцов, Гарри Каспаров, Владимир Буковский, Лево Пономарев һәм тагын башка танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлекләре кергән.

Бүген хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Михаил Шнейдер 3 тәүлек утырып иреккә чыкты. Аны, Лев Пономарев һәм Борис Немцовны милиция 22 августта Дәүләт байрагы көне уңаеннан уздырылган урам йөреше вакытында кулга алган иде.

Борис Немцовка каршы дәлилләр табылмау сәбәпле ул шунда ук иреккә чыгарылды. Пономарев һәм Шнейдер Мәскәүнең Пресна районы мәхкәмәсе карары белән “административ тәртипне бозуда” гаепләнеп 3 тәүләккә төрмәгә ябылды. Пономарев иреккә кичә чыкты.


XS
SM
MD
LG