Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

30 август көнне Республика йорты каршында пикет узды. Андагы төп таләп, дәүләт теле буларак, башкорт телен укытуны бетерү булды.

Каршылык чарасын оештыручылар Республика йортын кулга-кул тотынышып уратып алачакларын ирештергән иделәр. Ләкин моңа рөхсәт булмау сәбәпле, каршылык чарасы Республика йорты каршындагы мәйданда узды. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Чараны татар оешмалары берлеге, көнбатыш, ягъни татар телле башкортлар корылтае, “Аталану” исемле чуваш берлеге, “Мари-Ушем” исемле мари җәмгыять оешмасы, Автоном хәрәкәт, Сул фронт, уфаларның торак хокукларын яклау хәрәкәте, Рус-Мәгариф интернет берлеге, Кеше хокуклары өчен хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәләре уздырды.

Чарада мари, рус хәрәкәте җитәкчеләренең балалары да катнашты. Каршылык чарасында катнашучылар кулларында түбәндәге шигарьләрне тотып чыкты: “Без мәҗбүри башкорт телен укытуга каршы!”, “Татар балалары башкортча укытуга мохтаҗ түгел”, “Без мәгарифне реформалауга каршы!”, “Без түләп укытуга каршы!”, “Башкорт телен теләгәннәр генә укысын”.

Чара ахырында пикетта катнашучыларның бер төркем вәкиле Республика йортына кереп президент хакимиятенә таләпләрне тапшырды. Анда татар, чуваш, мари, рус гимназияләренең санын арттыру, башкорт телен мәҗбүри укытуны туктату, рус телен федераль програмда каралган дәрәҗәдә өйрәнү, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы таләбен исәптә тотып укыту һәм башка шундый таләпләр бар.



Без чарада катнашкан берничә милләттәшебезнең фикерләрен белештек. Милли мәҗлес рәисе, математика фәннәре докторы Марат Рамазанов: “Мин мәгарифтә тигезлек яклы. Башкорт гимназияләре илледән артык. Татар гимназияләре дүртәү. Ләкин алар арасындагы Бәләбәй гимназиясе генә статусына карап белем бирә. Калганнары исем өчен генә”.

Татар мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов: “Татар һәм башкортка тылмач кирәкми. Безнең сүзлекләребез юк. Мин шуны аңлатырга чыктым”, диде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин: “Без көчләп башкорт телен укытуга каршы. Бу республикадагы барлык милләтләрнең уртак проблемы. Хәтта алдынгы карашлы башкортлар да башка милләтләргә башкортча укытып, үзара каршылык тудыруны хупламый”.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин: “Минемчә, барлык халыклар да туган телләрен өйрәнергә тиешләр. Ә көчләп укыту дөрес түгел. Канун бозып безгә башкорт телен тагучыларны утыртып куярга кирәк”.

“Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе хезмәткәре Зөһрә Кинҗәбаева: “Миндә Аскын районы укытучылары булып китте. Аларның сүзләренә караганда, райондагы татар авылларына башкорт милләтчеләре һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре килеп, аңлату эшләре үткәреп киткән. Алар Башкортстанда яшәгәч, сез башкорт телен дә өйрәнергә тиешсез дип аңлаттылар. Нәтиҗәдә укучы татарча да белми, башкортча да белми, дип зарлана бу укытучылар”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG