Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан – Казандагы Ислам форумына


Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Мөхәммәт хәзрәт Галләм

15 сентябрьдә Башкортстаннан ислам дине әһелләре, җәмгысе 100гә якын кеше Казанга юллана. Алар анда “Милләт тормышы һәм ислам дине” дигән зур җыенда катнашачак.

Башкортстаннан Казандагы ислам форумына ике төркем бара. Аның берсен Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәте, икенчесен Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте туплады. Дин әһелләре Уфадан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан да сайлап алынган. Алар арасында да төрле вазыйфалы кешеләр бар: мөфтиләр, имамнар, мөдәррисләр һәм мөгаллимәләр.

Башкортстаннан барган дин әһелләренең Казандагы форумда чыгышлары, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләрендә катнашулары да каралган. Уфадагы дин әһелләре бу үзенчәлекле җыенга зур өметләр баглый. Әлегә милләтнең, халыкның тормышы, аның көндәлек проблемнары бер юлдан, ә дин әһелләренеке икенче юлданрак бара, шуңа күрә дә бу җыен алдагы елларга уртак бурычлар билгеләр, дип көтелә.

“Казандагы җыен дин әһелләре арасындагы кайбер каршылыкларны, үзара чәкәләшүләрне дә йомшартыр, алайса берәү бер якка, икенчеләр башка якка тарта, ә бит без бер якка карап эш йөртергә тиеш”, ди Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм.

Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, Казандагы форумнан Уфага әйләнеп кайткач, Башкортстандагы дин әһелләренә анда әйтелгән фикерләрне җиткерү өчен, җыелышлар да үткәрү күздә тотыла. “Казанга бара алмаган дин кардәшләребез дә җыенда яңгыраган фикерләрне белергә тиеш”, ди Мөхәммәт хәзрәт.
XS
SM
MD
LG