Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм Америка татар концертларына чакыра


Якын арада Берлин, Прага һәм Бостон шәһәрләрендә классик татар музыкасын тыңлап булачак. Һелсинкига "Казан" бию төркеме килә. Татар мәдәнияте бәйрәмнәре күбесенчә Казан һәм Уфа башкаручыларының үз теләкләре белән оештырыла.

Германия башкаласы Берлинда Konzerthaus Berlin исемле Европаның иң мәшһүр концерт залларының берсендә 19 сентябрь көнне “Татар музыкасы энҗеләре” дип исемләнгән кичә үтәчәк. Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, композиторлар Алмаз Монасыйпов, Нәҗиб Җиһанов, Ренат Еникеев, Фәрид Яруллин әсәрләрен танылган пианист, Япония, АКШ, Италия һәм Франция бәйгеләрендә катнашкан Мәскәү дәүләт филармониясе солисты Федор Әмиров башкарачак.

Шул ук көнне концертка кадәр тамашачылар Берлинның Русия йортында ачылачак фотокүргәзмәне барып күрә алачак. Фридрихштрасе урамында урнашкан бу мәдәният йортындагы күргәзмә “Казан: Идел буе каласында спорт һәм мәдәният” дип атала.

Рөстәм Шәйхетдинов
Бу чаралар Татарстан республикасының 90 еллыгына багышлана.

Октябрь башында татар көйләре Прагада да яңгырыячак. Уфа консерваториясе профессоры, Европадан алып Көньяк Кореягә кадәр концертлар биреп һәм пианистлар өчен остаханәләр оештырып йөргән Рөстәм Шәйхетдинов 6 октябрь көнне Прагада татар тамашачылары белән аерым очрашып классик татар музыкасын башкарачак. 4 октябрьдә аның Праганың Рус мәдәнияте йортында чыгыш ясавы көтелә.

Ә инде 9 октябрь көнне Финляндия башкаласы Һелсинки каласындагы Савой театры сәхнәсендә "Казан" бию ансамбленең чыгышы булачак.

Ноябрьдә татарлар Бостонда!

АКШның Һарвард университетында ел саен Халыкара атна игълан ителә. Быел ике көн – 19 һәм 20 ноябрь көннәрендә анда татар мәдәниятенә багышланган чаралар үтәчәк. АКШ татарларының актив әгъзаләренең берсе Илмир Әхмәтҗанов кунакларны татар халык җырларын тыңларга, дәртле биюләрне карарга һәм юмор сүз осталарының чыгышларын тыңларга чакыра.

Бу чаралар турында тулырак мәгълүмат якын араларда Азатлык дулкыннарында һәм сәхифәсендә булачак.
XS
SM
MD
LG