Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе ана теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе узды


Киңәшмәдән күренеш
Киңәшмәдән күренеш

Өлкәнең мәгариф министрлыгы һәм татар автономиясе оештырган бу чарада төбәкнең барча районнарыннан килгән ана теле укытучылары гына түгел, мәркәзебез Казан вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмә алдыннан өлкә башлыгы Сергей Морозов тәбрикнамә белән чыкты. “Бу конференция Русия Федерациясе халыкларының милли үзаңы үсеше процессында тагын бер җитди адымга әверелер, дип ышанам” диде ул чыгышында.

Тантаналы рәвештә ачылган чарада катнашучыларны өлкә үзәгенең 20нче татар балалар бакчасында тәрбия алучы нәниләр тәбрикләде. Тәбрик сүзе белән өлкә парламентының социаль сәясәт комитеты рәисе Игорь Тихонов чыкты. Ул Димитровград шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче татар мәктәбе мөдире Мөнирә Җумаевага һәм өлкә үзәге мәгариф идарәсенең милли телләр буенча баш белгече Роза Хәлиулловага өлкә кануннар чыгару җыелышының рәхмәт хатларын тапшырды. Монысы гаҗәп тә түгел: Игорь әфәнде элегрәк Димитровград шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы иде.

Җирле татар җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ана телен саклап калуда хезмәтләре өчен фидакарь укытучыларга хакимият исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Автономия рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов ана телен саклап калу буенча үз эшчәнлеген бәян итте һәм моның өчен бердәм эшләргә өндәде. Болары күңелле күренешләр, әлбәттә. Тик омтылышларыбызны да тормышка ашыру өчен, барчабызга да бергәләп эшләү таләп ителә, диде Рифкать әфәнде.

Николаев районының мәгариф идарәсе башлыгы Төхфәт Биктимеров борчулы уйларын җиткерде.

Ул БДИ бирүгә күчү сәбәпле, ана телен укытуда калкып чыккан кыенлыкларны ерып чыгу юллары һәм уку китапларын юнәтү ысуллары белән дә таныштырды. Ана теле укытучыларына хезмәт хакын өлешчә балалар иҗаты үзәге аркылы түләү чарасын тапканнар.

Киңәшмәдә катнашучылар
Димитровградның 22нче санлы татар мәктәбе мөдире Мөнирә Җумаева үз мәктәбенең уңышлы эшләү серләре белән дә бүлеште. Хәер, бу мәктәпнең уңышлары һәм аның алшартлары турында аерым сөйләшү дә таләп ителәдер.

Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин мәктәптә ана телен фән сыйфатында гына укыту җитми, барча фәннәрне дә ана телендә укытырга кирәклеген әйтте.

309нчы федерал закон нигезендә белем бирү федерал стандартлар нигезендә генә алып барылырга тиеш. Мәктәпләрдә бары тик Русия мәгариф министрлыгы раслаган дәреслекләр һәм методик әсбаплар гына кулланыла ала. Мәктәпләр бары тик Мәскәү програмнары буенча гына эшләргә тиеш һәм алар киләсе уку елында ук кертелә.

Казан каласының Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире Кәмәрия Хәмидуллина үз уку йортында ана теленә мөнәсәбәт белән таныштырды:

“Русия Конституциясе буенча, һәр ата-ана үз баласын ана телендә укыту хокукына ия. Әлбәттә инде, ана телен атнага бер-ике сәгать укытып кына заманча шәхесне тәрбияләү мөмкин түгел. Азмы-күпме уңай нәтиҗәгә өлгәшү өчен, кайбер фәннәрне ана телендә укыту кирәк. ОБЖ һәм биологияне үзебезчә өйрәнү мөмкин бит инде.

Безнеңчә, милли мәктәпне тәмамлаган татар баласы урыс, инглиз, гарәп телләрен дә камил белергә тиеш. Шулай ук мәктәптә татар халкының милли йолалары белән генә чикләнү дә ярамый. Балалар, музыка я сәнгать дәресләренә йөреп, татарның классик әсәрлерен өйрәнсеннәр, спорт секцияләрендә милли көрәшне үзләштерсеннәр”, диде Кәмәрия ханым.

Яңа шәһәрдәге 206нчы балалар бакчасы мөдире Зифа Сабитова төрле милләттән булган сабыйларга ана теленә мәхәббәт тәрбияләү ысуллары белән бүлеште, шулай ук милли көрәшкә өйрәтү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Татар һәм үзбәк мәдәниятына багышланган музейлар эшчәнлеге белән дә таныштырды Зифа ханым.

Өлкә үзәгенең мәгариф идарәсе хезмәткәре Әлфия Абутдинованың чыгышы татар теле һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмәти технология куллануга багышланган иде. Ул бу яктан уңышлы эшләп килүче мөгаллимәләр тәҗрибәсе белән дә бүлеште.

5-10нчы сыйныфлар өчен “Татар теле” дәреслекләре авторы Розалия Нигъмәтуллина чыгышы аеруча игътибар белән тыңланды. Ул “Татарча да яхшы бел” дип аталган укыту-методик комплексының эчтәлеге белән кыскача таныштырып үтте һәм укытучыларны педагогик белемнәрен күтәрү өчен курсларга Казанга чакырды. Шулай ук, анда бармыйча да бу комплекс әсасларын үзләштерү мөмкинлекләрен күрсәтте.

Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты хезмәткәре Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, шушы уку йортында бер ел эчендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломына ия булу мөмкинлеге дә бар.

“Татар укытучысы үзен мескен дәрәҗәдә хис итә. Эшкә соңга калып килгәндә дә, икегә-бишкә бөкләнеп, башын аска иеп керә. Үзеңдә дә, укучыда да горурлык хисе тәрбияләү кирәклеге турында онтымаска иде”.

Үзебезнең укытучылардан саф татар районы Иске Кулаткының Урта Терешка авылыннан Нәҗәт Хәмзина һәм катнаш халыклы Елшанка авылы мәктәбендә эшләүче Гөлфирә Алиәкбәрева үз шартларында ана телен укыту үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Укытучылар җыены халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG