Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ту-154 очкычы белән булган казада ике кеше үлгән


Казага тарыган очкыч
Казага тарыган очкыч

“Внуководан” очкан Ту-154 очкычы “Домодедово” һава аланына төшәргә мәҗбүр булган. Ким дигәндә ике кеше үлгән, дистәләрчәсе төрле җәрәхәтләр алган.

“Дагыстан авиалиниясе” ширкәтенең ТУ-154 очкычы Мәскәүнең “Внуково” һава аланыннан очып китеп ярты сәгать узганнан соң “Домодедово” һава аланына төшәргә мәҗбүр булган.

“Инде биеккә күтәрелгәч очкычның барлык 3 двигателе дә эшләүдән туктады. Очкыч “Внуково”дан Минеральные Водыга юл тота иде”, дигәннәр “Интерфакс”ка Росавиация оешмасында.

Һәм экипаж тиз генә очкычны җиргә төшерү карарын кабул итә.

Мәҗбүри төшүдән соң Ту-154 туктый алмыйча юлдан читкә чыгып китеп каты бәрелә һәм зур зыян ала. Нәкъ шул вакытта юлчылар төрле җәрәхәтләр ала.

Очкыч янына янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары чакыртыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, ике кеше үлгән, 80нән артыгы төрле җәрәхәтләр алган.

Үлүчеләрнең берсе Дагыстан президентының абыйсы Хаҗиморад Мөһәммәдов, икенчесе Русия конституцион мәхкәмәсе хакиме Гадис Гаҗиевның әнисе Роза Гаҗиева.

Барлыгы очкычта 169 юлчы һәм 9 экипаж булган.

Бу хәл нигезендә җинаять эше ачылган. Тикшерүне Русия генераль прокуроры Юрий Чайка үз күзәтүенә алган.
XS
SM
MD
LG