Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазиннан бер гаепләү алынды


Элекке Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең матбугат секретаре, күренекле оппозицион журналист Ирек Мортазин бу көздә иректән мәхрүм итү урынында тәртип бозмаган.

Бу хакта Түбән Кама прокурорының төзәтү урыннарында канун үтәлешен күзәтү өчен җаваплы урынбасары белдерде.

Ирек Мортазин кичке тикшерүгә килмичә тәртип бозуда гаепләнгән һәм җәза бүлмәсенә ябылган иде.

Мортазин бу гаепләүне кире кагып, үзенең кичке тикшерүләргә вакытында йөрүен һәм моны сентябрь аенда НТВ телевидение журналистлары белән әңгәмәдә әйткән сүзләре өчен җәза дип кабул итүен белдерде.
XS
SM
MD
LG