Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзәк диния идарәсе Мәскәүдә эшен җанландыра


Әлбир Кырганов
Әлбир Кырганов

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе үзенең Мәскәү мөфтиятен һәм Үзәк Русия мөфтиятен төзү эшенә керешкән.

Бу турыда Азатлык радиосына үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов белдерде. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә хакимият белән дә аңлашулар бар.

Әлбир хәзрәт шулай ук Үзәк диния идарәсенең Мәскәү хөкүмәтенә Русия башкаласында яңа мәчет төзү өчен җир сорап мөрәҗәгать иткәнлеген һәм уңай җавапка өметләнүен белдерде.

Шул ук вакытта ул дини бәйрәмнәр вакытында Мәскәү мөселманнарының гыйбадәтханәләргә сыймавы проблемын гыйбадәтләрне күп халык сыйдырышлы спорт корылмаларында үткәрү юлы белән чишәргә тәкъдим итә.

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе рәис урынбасары, яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте мөселманнарны таркату юнәлешендә эшләмәсә, киләчәктә аның белән хезмәттәшлек мөмкинлеген кире какмый.

XS
SM
MD
LG