Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41

АКШ Сенаты Русия белән корал киметү килешүен раслады


Дөнья җитәкчеләре АКШ Сенатының Русия-Америка стратегик коралларны киметү килешүен ратификацияләвен хуплый.

Айларча барган кайнар бәхәсләр һәм ябык ишек артындагы сөйләшүләрдән соң чәршәмбе Сенаттагы тавыш бирүдә 71 сенатор килешүне хуплап, 26-сы каршы тавыш бирде.

Русия һәм АКШ президентлары Дмитрий Медведев һәм Барак Обама тарафыннан март аенда имзаланган килешү нигезендә ике як та җиде ел эчендә атом коралларын 30 процентка киметеп 1550 данәдән артмаган санда калдырырга тиеш булачак.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сенаттагы тавыш бирү нәтиҗәсен хуплап килешүнең тиздән Русия Дәүләт Думасында да раслануына өметләнүен белдерде.

Борис Грызлов
Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов исә, әгәр дә ратификация шартлары килешү текстына кагылмый икән, Дума ул килешүне 24 декабрьдә үк расларга әзер, диде.

НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Сенатның бу карарын “Евро-Атлантик иминлеккә мөһим өлеш кертү” дип бәяләде.

БМО генераль-секретаре Пан Ги-Мун бу атом коралларыннан арыну һәм аларны таратмауны яклаучы ачык ишарә булачак диде.

Икенче дөнья сугышы ахырында дөньяда беренче һәм бердәнбер атом бомбасы һөҗүмнәрен кичергән Япония моны Вашингтон һәм Мәскәүнең коралсызлану юнәлешендәге мөһим адымы дип атады.

АКШ президенты Барак Обама исә Сенаттагы тавыш бирүдән соң “Бу соңгы ике дистә елдагы диярлек иң мөһим корал киметү килешүе һәм ул безне иминрәк итәчәк, Русия белән безнең атом коралларыбызны киметәчәк. Бу килешү нигезендә шулай ук безнең тикшерүчеләр Русиянең атом базаларын карарга кире кайтачак”, - диде.

Медведев һәм Обама Прагада Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен имзалый
Вашингтон белән Мәскәү арасында 1991 елда имзаланган атом коралларын киметү килешүенең мөддәте 2009 елның декабрендә тәмамланды. Яңасын узган язда Прагада Обама белән Медведев имзалады.

АКШ һәм Русия корал тикшерүчеләре инде бер елдан артык бер-беренең атом корылмаларын тикшермәде. Вашингтондагы рәсмиләре бу хәл илнең иминлеген куркыныч астына куя диде.

Каршы чыгучылар исә бу килешү АКШның стратегик һөҗүм коралларын гына түгел, саклану системын да чикли, шулай ук Төньяк Кореядан куркыныч арта барганда, илнең атом коралларын заманчалаштыруны кыенлаштыра дип ризасызлык белдереп килде.

Килешүгә каршы чыгучы республикан сенаторларны аны хупларга үгетләү эшләре турыдан-туры да, матбугатта да, төрле сатулашулар аша да айларча дәвам итте.

Ахыр чиктә 13 республикан сенатор бу мәсьәләдә фирка җитәкчелеге фикеренә буйсынудан чыгып килешүне хупларга булды һәм бу үзгәреш ратификация өчен зарур булган өчтән ике күпчелекне тәэмин итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG