Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Маркелов һәм журналист Бабурованы үтерүчеләр мәхкәмә алдына басты


Җинаять кылуда Никита Тихонов һәм Евгения Хасис гаепләнә
Җинаять кылуда Никита Тихонов һәм Евгения Хасис гаепләнә
Бүген Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдән соң ачылган җинаять эше тикшерелә башлый.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты Александр Васильев сүзләренә караганда, тикшерү эшендә җәмәгать мәхкәмәсе вәкилләре дә катнашачак.

Үтерүгә катнашы булуда ике кеше шикләнелә. “Русский образ” милләтче оешма вәкиле Никита Тихоновка журналист белән адвокатны үтерүдә, Евгения Хасиска аңа ярдәм итүдә гаепләү белдерелгән.

Станислав Маркелов 2009 елның 19 гыйнварында Мәскәүнең үзәк урамында атып үтерелгән иде. Аның белән бергә булган, яшь журналист Анастасия Бабурова шул һөҗүм вакытында яраланып соңрак хастаханәдә үлде.

Маркелов Чечнядагы хәрби җинаятьләрдә зыян күргәннәрне яклаучы адвокат иде. Шулай ук ул Русиядә үтәмилләтчеләргә каршы булучы кешеләрне яклауда катнашты.
XS
SM
MD
LG