Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага Русия президенты килә


Дәүләт Шурасы утырышы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтәчәк
Дәүләт Шурасы утырышы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтәчәк

11 февраль көнне Уфада Русия Дәүләт Шурасы утырышы үтәчәк. Милләтара мөнәсәбәтләргә һәм милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмәгә Русия президенты Дмитрий Медведев килүе көтелә.

Дәүләт Шурасы утырышына Уфада җитди әзерлек алып барыла. Иң күзгә чалынганы – Уфа урамнарында милиция хезмәткәрләре саны артуы. Дәүләт Шурасы утырышында катнашучыларның байтагының атнакич көнне үк килүе көтелә. Шуңа күрә дә хокук саклау хезмәткәрләре башкала урамнарында кунакларның машиналарына тоткарлыксыз хәрәкәт тәэмин итү белән мәшгуль.

Уфаның үзәк урамнарында кар көртләрен тазартучы машиналар һәм тракторлар да бермә-бер артты. Кунаклар үтәсе урамнарда карны, кем әйтмешли, “ялап” алалар. Бу көннәрдә кар явымы да арткач, буран да булгач, коммуналь хезмәтләргә эш тагын да артты.

Русия Дәүләт Шурасы утырышына илнең һәммә төбәгеннән җитәкчеләр килүе көтелә. Алар милләтара мөнәсәбәтләргә һәм милли мәсьәләләргә багышланган утырышта катнашудан тыш, Уфада кайбер башка чараларда да булачак. Һәрвакыттагыча, кунаклар өчен мәдәни програм да каралган. Мисал өчен, кунакларның Уфадагы киң билгеле археология һәм этнография музеенда гына да сәгать ярым сәяхәт кылачагы, андагы экспонатларны караячагы мәгълүм.

Дәүләт Шурасы утырышы үзе мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтәчәк. Анда атнакич көнне Башкортстандагы күпсанлы милләтләрнең тарихи-мәдәни үзәкләре һәрберсе аерым-аерым күргәзмәләрен урнаштыру белән мәшгуль булды. Мәгълүм булуынча, республика районнарында берничә ел элек башкорт, татар, чуаш, мари, мордва, украин һәм башка милләтләрнең тарихи-мәдәни үзәкләре эшли башлаган иде. Менә шул үзәкләр Конгресс-холл бинасы фойесында үз милли гореф-гадәтләрен чагылдырган, милли ризыкларын күрсәткән күргәзмәләрен ачты.

Шул ук вакытта милли оешмалар җитәкчеләренең дә утырыш залына кертеләчәге хакында әйтелә. Республикадагы милли оешмалар вәкилләренең дә милли мәсьәләләр тикшерелгән киңәшмәгә кертелүе, табигый, әлбәттә. Аларның кайберләренә сүз дә бирелүе, ихтимал.

Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкилләре Уфадагы киңәшмә алдыннан шәхсән Русия президенты исеменә һәм киңәшмәдә катнашучыларга ачык хат юллаган. Анда алар милли мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә үз таләп-тәкъдимнәрен дә санап киткән. Шулар арасында “Русиядә милли республикаларның әлеге дәрәҗәләре саклансын”, “мәгарифтә төбәк компоненты калсын”, “Русия мәгълүмат чараларында исламга һөҗүмнәр тукталсын” кебек таләпләр дә бар. Бөтендөнья Башкорт корылтае вәкилләре шулай ук үзләренең дә Дәүләт Шурасы утырышында катнашырга теләүләрен җиткергән. Әлеге хат тиешле кешеләренә барып җитәрме, әлегә билгесез.

Башкортстан президенты матбугат хезмәтеннән алынган хәбәргә күрә, Дәүләт шурасы утырышы төштән соң башланачак. Ә аңа кадәр кунаклар башка очрашуларда һәм музейларда була.
XS
SM
MD
LG