Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең көньягында 30 мең кеше утсыз калган


Русиянең көньягында утыз меңнән артык кеше утсыз утыра.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк үзәге хәбәр итүенчә, электр тәэминаты өзелүгә кар яву һәм көчле җил сәбәп булган.

Краснодар краенда 30-дан артык авылда 15 меңләп кеше утсыз калган. Ростов һәм Волгоград өлкәләренең икесендә дә сигезәр мең кешенең өендә ут юк.

Электр тәэминатын бүген үк яңартырга вәгъдә итәләр.
XS
SM
MD
LG