Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстандагы шартлаулардан яраланганнарның өчесе аеруча авыр хәлдә


Дагыстанның Карабудахкент районындагы Губден авылында интихарчыларның ике бомба шартлатуын тикшерү дәвам итә.

Тикшерүчеләр шаһитләрдән сорау ала һәм матди дәлилләр җыя.

Дүшәмбе кичендәге шартлаулар нәтиҗәсендә ике милиционер һәлак булды, 27 кеше яраланды. Яраланганнарның өчесенең хәле аеруча начар.

Беренче бомбаны милиция бүлеге янында интихарчы хатын-кыз шартлаткан. Аннан соң икенче террорчы тикшереп үткәрү капкасы янында бомбалы машина шартаткан.

Беренче шартлау көче биш килограм, икенчесе җитмеш килограм тротил куәтендә булган.
XS
SM
MD
LG