Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сердюков: Русия Сүриягә ракеталар студан баш тартмаячак


Русия саклану министры Анатолий Сердюков
Русия саклану министры Анатолий Сердюков
Саклану министры Анатолий Сердюков шимбә көнне Владивостокта журналистларга, Русия көймәләргә һөҗүм итә торган “Яхонт” ракеталарын Сүриягә сату килешүеннән баш тартмаячак, дип белдерде.

Әлеге килешү 2007 елда имзаланган иде. Дәмәшекнең тавыш тизлегеннән дә кызурак очучы һәм 300 чакрым арада көймәләргә һөҗүм итә алучы ракеталары булуына Израиль һәм Кушма Штатлар каршы.

Израиль хакимияте бу корал террорчылар кулына эләгергә мөмкин, дип дәлилли. Мәскәү бу фикер белән килешми.
XS
SM
MD
LG