Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты Израил һәм АКШны гаепли


Йәмән президенты Гали Габдулла Салих Израилне Йәмәндә хөкүмәткә каршы чыгышларны финанслауда гаепләде.

Бүген башкала Санада Йәмән университеты укытучылары һәм студентлары алдындагы чыгышында Салих шулай ук гарәп илләрендәге авторитар җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән АКШ президенты Барак Обаманы хөкем итте.

Салих Обама үзен дөнья президенты кебек тота диде.

Йәмәндә 32 ел хакимияттә булган президентның китүен таләп итүче киңкүләм урам җыеннары инде атналарча үткәрелеп килә.

Илнең көньягында Йәмәннән аерылу турында референдум үткәрү тарафдарлары көчәеп китте.
XS
SM
MD
LG