Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” һава ширкәте һәм “Төрек һава юллары” килешү имзалады


“Төрек һава юллары” башлыгы Темел Котил, үзара хезмәттәшлек килешүе һәм меморандум Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Казанга сәфәре алдыннан имзаланды, дип белдерде.

Котил сүзләренчә, Русия ватандашларын Төркиягә алып бару һәм алып кайту өчен күпме кирәк булса “Төрек һава юллары”шуның кадәр очышлар оештырырга әзер.

Шулай ук "Татарстан" һава ширкәте белгечләре "Төрек һава юллары" эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен Төркиягә чакырылган.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков: “Әлеге килешү Татарстан һәм Төркия арасындагы сәүдә-икъдисад, мәдәни бәйләнешләрне ныгытып кына калмаячак, ә аларга яңа этәргеч тә бирәчәк”, диде.

Халиков сүзләренчә, “Төрек һава юллары” белән хезмәттәшлек 2013 елда булачак Универсиадага әзерләнгәндә зур әһәмияткә ия булып тора. Чөнки күпләгән кунаклар һәм спортчылар килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG