Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр референдумында халык күпләп катнаша


Мисыр сайлаучылары февральдә президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән бәреп төрешерлгәннән соң конституцияне үзгәртү референдумында күпләп катнаша.

Гарәп Лигасы башлыгы, Мисыр ватандашы Амр Мусса референдумда тавыш биргәндә сайлаучыларның күпләп катнашуын хуплады һәм “Мисыр халкы әйе дисә дә, юк дисә дә яхшы... иң мөһиме халыкның килүе”, - диде.

Референдумга тәкъдим ителгән үзгәрешләр арасында ике мәртәбә генә президент булып сайлануны рөхсәт итүче чикләү дә бар.

Илдә шактый тәэсирле булган “Мөселман кардәшлеге” конституциягә үзгәрешләрне хуплавын белдерде. Әмма демократик реформалар тарафдарлары үзгәрешләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип сайлаучыларны каршы тавыш бирергә чакыра.

Реформа тарафдарлары конституциянең тулысынча өр яңадан язылуын тели һәм яңа сайлауларга әзерләнү өчен сәяси фиркаләргә күбрәк вакыт кирәк ди.
XS
SM
MD
LG