Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шахмат тәхетенә намзәтләр бәйгесе башланды


Шахмат ярышы ачылышында Татарстан түрәләре танылган шахматчылар белән фотога төште
Шахмат ярышы ачылышында Татарстан түрәләре танылган шахматчылар белән фотога төште

4 май көнне Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә, шахмат уеныннан дөнья чемпионы белән уйнаячак финалистны билгеләү ярышларының ачылышы булды. 26 майга кадәр дәвам итәчәк көч сынашуда җиңеп чыгучы киләсе елның апрель-май аенда хәзерге дөнья чемпионы Вишванатан Ананд белән дөнья чемпионы исемен билгеләячәк.


Ярышларның ачылышы алдыннан җыелган халык баштарак бар игътибарны шахматчыларга юнәлткән булса, аннан соң инде ишектән килеп керүче бер төркем сәясәтчеләр белән кызыксынды.

Ә алар арасында халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов та, Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә, танылган татар гроссмейстеры Алисә Галләмова һәм башка дәрәҗәле шәхесләр дә бар иде.

Иң беренче сүз Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә бирелде. Ул үз чыгышын шахмат академиясе бинасына нигез ташы салыну чарасы турында сөйләп башлады. Аның сүзләренчә, мондый киң масштаблы академия дөньяда әле беренче мәртәбә Татарстанда төзеләчәк.

Ачылыштан бер тамаша
Кирсан Илюмжинов Татарстанның спорт өлкәсендә ирешкән уңышларына, Казанның данлыклы шахмат осталарына бай булуына тукталганнан соң, шахмат ярышын ачык дип игълан итте.

Тантаналы чара җыр-биюләр, төрле тамашалар белән үрелеп барды.

Шул ук вакытта сәхнәдә, ярышларның баш хөкемдары Сингапурлы Игнатиус Леонг тарафыннан, катнашучылар арасында кемнең ак, ә кемнең каралар белән уйнаячагы да ачыкланды. Моның өчен жирәбә уздырылды. Жирәбәне шахматчылар үзләре салды.

Камский аклар белән башлый


Тамашачыларны бигрәк тә 8 ярышчы арасында урын алган, милләте белән татар булган Гата Камскийның нинди төстәге шахмат сыннары белән уйный башлаячагы кызыксындырды. Жирәбә нәтиҗәсендә Камскийның ярышларны ак сыннар белән башлаячагы ачыкланды.

Шуны да әйтергә кирәк, Америка Кушма Штатлары өчен чыгыш ясаячак Гата Камский беренче уенны Болгария шахматчысы Веселин Топаловка каршы уйный.

Икенче парда Азәрбайҗаннан Шахрияр Мәмәдьяров Израилле Борис Гельфандка каршы көч сынашачак.

Гата Камский жирәбәдән ак сыннар белән башлау хокукы алды
Икенче бер Азербайҗанлы Теймур Рәҗәпов Русияле Владимир Крамник белән уйнаячак.

4нче парда Әрмәнстаннан Левон Аронян Русияле Александр Грищук белән көч алышачак.

Спорт белгечләре Крамник-Рәҗәпов һәм Мәмәдьяров-Гельфанд арасындагы көчне 50гә-50 дип бәяләсә, Аронян-Грищук матчын 60ка-40, ә Топалов-Камский очрашуындагы җиңүне 80гә-20 өстенлек белән Топалов җиңәргә мөмкин дип фаразлый.

Бәйгенең беренче көнендә уеннарның дүртесе дә тигез (½ : ½) нәтиҗәгә тәмамланды.

"Гата бу ярышта җиңүгә ирешә алмастыр"


Гата Камскийның Веселин Топалов каршында көчсез булуын Казандагы Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе белгече Зөфәр Зәйнуллин да әйтә. Моңа сәбәп итеп ул Камскийның 10 ел буе шахматтан ерак торуын күрсәтә. Ул шулай ук төп көч көрәшнең Аронян белән Крамник арасында узачагы турында да белдерә.

"Минемчә, аларның көче уйнау сәләтләрендә генә түгел. Моның янында әйтик, Аронянның рейтингы да бик югары – 1807. Мондый рейтинг беркемдә дә юк әле. Алар соңгы елларда бик дәрәҗәле ярышларда җиңүләргә иреште. Ә мондый җиңүләр өчен сәләт белән бергә физик һәм психик көч тә кирәк.

Заманында Каспаров, чемпионның карашы да, йөреше дә, уйнавы да чемпионныкы кебек булырга тиеш, дип әйткән иде. Мин әйткән әлеге ике шахматчы да бу таләпләргә җавап бирә", ди Зәйнуллин.
Гата Камскийдан автограф алучылар күп булды

Шахмат белгече фикеренчә, Камскийның вакыты үтеп бара инде. Әгәр Камский 25-27 яшьләрендә, нәкъ абруйлы вакытында Карповны откан булса, киләчәктә аның шансы тагын да яхшы булыр иде, ди ул.

Хәзер инде Камскийга уйнау бераз читенрәк. Чөнки ул 10-15 ел шахмат уйнамады, ди Зәйнуллин.

10 ел эчендә югалган сәләтләрне 5-6 елда гына кире кайтарып булмый, аннан соң 34 яшь шахматчы өчен шактый олы санала, бу факт аңа хәтта икенче турга күтәрелергә дә комачаулар, ди Зөфәр Зәйнуллин.

Шахмат ярышлары нокаут-системасы белән барачак. Чирек-финал һәм ярым-финалларда көндәшләр 4 партия уйнаячак, ә финал 6 партиядән торачак. Беркем дә җиңмәгән очракта 4 партиялек тай-брейклар уздырылачак.

Ярышларның бүләкләү фонды – 420 мең евро күләмендә. Һәрбер тур төштән соң сәгать 3тә башлана.

XS
SM
MD
LG