Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахмат бәйгесендә тигезлек саклана. Дүшәмбедә тай-брэйклар көне


Гата Камский Борис Гельфандка каршы уйный
Гата Камский Борис Гельфандка каршы уйный
15 май якшәмбе көнне Казанда шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесендә ярымфиналның дүртенче уеннары үтте.

Борис Гельфанд (Израил) белән Гата Камский (АКШ) арасындагы уенда җитди каршылык күзәтелмәде, ул 23нче йөрештә үк тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Ике русияле - Владимир Крамник белән Александр Грищук арасындагы уен күпкә киеренкерәк барды. Ак төсләр белән уйнаган Владимир күпмедер өстенлеккә ирешсә дә, җиңә алмады, бу уен да тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Шулай итеп, ике парда да әлегә тигезлек саклана - 2:2. Дүшәмбедә тай-брэйклар үтәчәк.
XS
SM
MD
LG