Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның хөкүмәт җитәкчесе билгеләнде


Азамат Илембәтов
Азамат Илембәтов

Башкортстан, ниһаять, премьер-министрлы булды. 19 май республика президенты Рөстәм Хәмитов җирле парламентка Азамат Илембәтов намзәтен тәкъдим итте.

Азамат Илембәтов намзәтен 101 депутатның 98е яклап, 2се каршы тавыш бирде. Бер депутат битараф калды.

Артабан Рөстәм Хәмитов премьер-министрны хөкүмәт әгъзаларына тәкъдим итте. Президент Азамат Илембәтовның төп сыйфатлары дип һөнәрен белүе, компетентлык, гадел һәм тәртипле булуын атады.Хөкүмәт башы республиканың социаль-икътисади үсеше өчен куелган бурычларны үтәргә ышандырды.

38 яшьлек Азамат Илембәтов заманында Хәйбулла районы хакимияте башлыгы булып эшләгән иде. Соңгы вакытта ул Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары йөген тартты.
XS
SM
MD
LG