Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Татарстан мөселманнары Барак Обаманың Якын Көнчыгыш турындагы чыгышын төрлечә бәяли. Аларны аеруча Израил-Фәләстин мөнәсәбәтләренә кагылышлы фикерләр кызыксындырган. Якын Көнчыгышта чыгышка битарафлар.


Обаманың “гарәп язы” буларак танылган вакыйгалар турындагы чыгышы алдан ук Кушма Штатларның Якын Көнчыгыштагы стратегиясе булыр дип бәяләнде. Ләкин Көнчыгышның үзендә реакция бик сүлпән.

Моннан ике ел элек Кушма Штатлар президенты Барак Обаманың Мисыр башкаласы Каһирәдән мөселманнарга ясаган мөрәҗәгате күбрәк халыкта кызыксыну уяткан иде. Хәзер Якын Көнчыгышта вәзгыять катлаулырак булуга карамастан, әлеге илләрдә күпчелек халык моңа битараф калды.

“Азатлык” радиосының Каһирәдәге хәбәрчесе Джо Хэммонд хәтта күп кенә мисырларның Обаманың чыгыш ясавын бөтенләй белмәвен әйтә. Икенчеләре исә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәккә каршы протест чаралары башлангач, Кушма Штатларның кыю адымны бик соңлап ясавын искә ала.

“Әлбәттә кайбер кешеләр 2009 елны Обаманың күпчелектә мөселманнар яшәгән Каһирәдән, ә хәзер АКШ Дәүләт Департаментыннан чыгыш ясавын сизгән. Һәм алар чыннан да төбәктә “гарәп язы”, гарәп инкыйлабы барлыгы күрәләр. Әмма алар Американың җавабына битараф. Моны бары җирле сәясәт үсеше буларак кабул итәләр”, ди Хэммонд.

Бу көрсенүләр бары Мисырда гына булмады. Мисал өчен күпләр Обаманың Американың беректәше булган һәм каршылык чараларын бастырган Согуд Гәрабстанына тел тидермәвен билгеләп уздылар. Шулай ук Сүрия президенты Бәшәр әл-Асадка кисәтүләрне дә алар канәгатьләнерлек булмады дип саный. Обама әл-Асадны я демократик реформалар башларга я инде хакимияттән китәргә чакырды. Ә Сүриядә ике ай дәвамында барган каршылык чараларында ким дигәндә 800 кеше үлде.

Барлык мөселманнарны нигездә Обаманың Израил-Фәләстин мөнәсәбәтләре турындагы сүзләре кызыксыну уятты. Кушма Штатлар президенты Израил-Фәләстин низагын хәл иткәндә 1967 елгы чикләргә таянырга кирәклеген әйтте.

“Фәләстин халкының үзидарәгә хокукы булырга һәм ул суверен дәүләт буларак үз мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашырырга тиеш”, диде ул.

Израил-Фәләстин мәсьәләсен хәл итү кирәк

Рафикъ Мөхәммәтшин
Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин Обаманың элек тә үз чыгышында бу мәсьәләләргә тукталуын әйтә. Ләкин шул ук вакытта үзгәреш сизелмәвен искәртә.

“Мөстәкыйль Фәләстин дәүләте булырга тиеш дип ул элек тә әйткән иде. Әмма Обама президент булгач бу өлкәдә әллә ни үзгәрешләр булмады”, ди ул.

Мөхәммәтшин гарәп илләрендә демократия урнаштыру бер яктан дөрес булса, икенче яктан бу аларның эчке эшләренә тыкшынуына кайтып кала дигән фикердә. Шул ук вакытта ул бу илләрдә үзгәрешләр булыр дип саный.

“АКШ Мисыр аша үзенең Израил сәясәтенә дә кайбер ачыклыклар кертә иде. Монда хәл нигездән үзгәрде. Шуңа хакимият башына килгән илләрнең Европа, АКШ теләгән демократияне хупларлар дигән фаразлар мөгаен тормышка ашмаслардыр. Чөнки хакимияткә мөстәкыйльлеккә омтылган мөселман партия кешеләре килүе мөмкин. Әлбәттә, АКШка бу төбәктә үзенең тышкы сәясәтенә үзгәрешләр кертү мөһим булачак. Америка яңа барлыкка килгән режимнарга мөнәсәбәтен формалаштыру алдында тора”, ди ул.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуб исә гарәп илләре “уяна” башлады, шуңа реакция белдерергә кирәк иде дип саный.

“Халыкның демократик принципларын үз кулына алырга тырышу омтылышларын хупларга кирәк. Президентның теләктәшлек белдерүе, әлбәттә, сөендерде. Бу мөселман-христиан арасын черетеп торган Фәләстин мәсьәләсен дә әллә кайчан хәл итү кирәк. Чөнки ул мәсьәлә хәл ителсә ислам дөньясындагы радикаллар яшьләргә һәм гомумән мөселманнарга тәэсир итү сәбәбен югалтыр иде. Шуңа моны хәл итү Русия яки Фәләстин кулында түгел, ә АКШ кулында. Президент әфәнде сүздә генә калмыйча гамәлгә керешсә бик яхшы булыр иде. Америка моны хәл итә ала”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG