Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда берничә НАТО һәм әфган хәрбие үтерелде


Әфганстанның төньягында шартлау нәтиҗәсендә НАТО көчләренең берничә хәрбие һәм әфган полиция хезмәткәрләре һәлак булды, берничәсе яраланды.

Беренче хәбәрләргә караганда, Талокан шәһәрендә Таһрир виләяте губернаторы сараена һөҗүм булган.

Анда рәсмиләр очрашуы вакытында интихарчы бомба шартлаткан.

Бүген илнең көньягындагы Һилманд виләятендә исә кулдан ясалган бомба шартлап ике британ хәрбиен үтерде.
XS
SM
MD
LG