Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород һәм Костромада укучылар дәрес алдыннан Русия гимнын башкарачак


Яңа уку елыннан Белгород һәм Кострома өлкәләрендә дәрес алдыннан укучылар Русия гимнын башкарачак.

Бу хакта президентның Үзәк федераль бүлгәдәге вәкиле Георгий Полтавченко Липецкида бүлгә шурасы утырышында әйтте.

“Җирле хакимиятләрнең бу тәкъдиме тормышка ашса мәктәп беткәндә барлык укучылар үз илләре гимнының текстын беләчәк, бу ватанпәрвәрлек тәрбиясенең уңышлы бер мисалы булачак”, диде Полтавченко.

Президент вәкиле башка төбәкләрне дә Белгород һәм Кострома мәктәпләре үрнәген үзләренә кертергә чакырды.
XS
SM
MD
LG