Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Гыйрак һәм Әфганстанга корал кертү гаепләвен кире кага


Иран Кушма Штатларның Гыйрак белән Әфганстанга яшерен рәвештә корал кертү турындагы гаепләүләрен кире кага.

Ярым рәсми Фарс хәбәр агентлыгы Иран саклану министры Әхмәт Вәһидинең “Американнарның ахмак һәм кабатланучы ялганнарының максаты үз хаталарын аклау” дигән сүзләрен китерә.

The Wall Street Journal басмасы җомга көнне исеме аталмаган АКШ рәсмиләренең Иран инкыйлаб көчләренең Гыйрак һәм Әфганстандагы беректәшләренә тапшырган ракеталы кораллары АКШ хәрбиләрен үтерә дигән сүзләрен җиткергән иде.

Газета шул ук рәсмиләрнең Иран Әфганстандагы Талибанны еракара ракеталар белән тәэмин итә, бу андагы гыйсъянчыларның коалициягә иминрәк урыннардан һөҗүм итү мөмкинлеген арттыра дигән сүзләрен китерә.
XS
SM
MD
LG