Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары зур җыеннарга әзерләнә


Утырыш залы
Утырыш залы

Быел Уфада Башкортстан татарларының зур җыеннары үтәчәк. Алар сентябрь һәм октябрь айларына билгеләнде.


Шушы хакта Башкортстан татар конгрессы Башкарма комитетының 7 июль кичендә Уфада узган киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерелде. Шушы киңәшмә алдыннан татар милли оешмалары вәкилләре арасында төрле имеш-мимешләр дә таралып өлгергән иде. Аңа кайбер сәбәпләр дә булган. Баксаң, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының һәммә әгъзалары да чакырылмаган икән бу утырышка. Шуңа да кайбер милләтпәрвәрләр аны ниндидер астыртын карарлар кабул ителәсе киңәшмә булуы ихтимал дип кабул иткән.

Киңәшмәнең гадәттәге урынында түгел, ә Башкортстан дәүләт педагогия университеты актлар залында үткәрелүе дә төрле шик-шөбһәләргә нигезлек бирде булса кирәк. Шулай да киңәшмә үзе шактый эчтәлекле һәм җанлы үтте. Һәртөрле фикер яңгыраса да, ямьсез тарткалашулар, сүз көрәштерүләр булмады. Шунысын да әйтик, бу утырышка рәсми чакырылмаган Башкарма комитет әгъзалары да килгән иде. Аларга да ник килдегез дип дәгъва белдерүче булмады. Шулай ук киңәшмәдә республикадагы башка татар милли оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Әлеге сөйләшүгә Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләчәк дип көтелгән иде. Әмма Татарстан дәүләт шурасының чираттагы утырышы да шушы көнгә билгеләнү сәбәпле, Ринат әфәнде килә алмаган. Бу хакта аның урынына килгән беренче урынбасары Ирек Шәрипов белдерде.

Мәҗит Хуҗин
7 июль киңәшмәсен Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Мәҗит Хуҗин ачты һәм алып барды. Ул үз чыгышында быел көз республикада татар милли хәрәкәтенә караган оешмаларның бер-бер артлы өч җыены үтәчәген хәбәр итте һәм алар хакында кыскача мәгълүмат бирде. Иң беренче зур җыен – Башкортстан Татар конгрессының дүртенче корылтае 24-25 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Мәҗит Хуҗин сүзләренчә корылтайга Уфадан һәм районнардан 200 вәкил сайланачак. Шулай ук бу җыенга районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренең социаль мәсьәләләр өчен җаваплы мөдирләре дә чакырыла.

Республикадагы башка милләтләрнең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә кунак сыйфатында килә корылтайга. Шулай итеп җәмгысе 300гә якын кеше катнашачак БР Татар конгрессының IV корылтае эшендә. Җыенга кадәр Конгресс Башкарма комитетындагы 8 комиссия җитәкчеләре үз хисапларын һәм киләчәк эшчәнлеккә тәкъдимнәрен әзерләячәк.

Киңәшмәдә икенче булып сүз Казан кунагы, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирек Шәриповка бирелде. Ирек әфәнде Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстан Татар конгрессы белән эшлекле хезмәттәшлек алып бару теләге булуын белдерде. Аның сүзләренчә, Башкортстан татар милли оешмаларына элекке елларда үз эшләрен нәтиҗәле оештыру өчен тиешле шартлар булмады.

Ирек Шәрипов
“Русиянең бер генә төбәгендә дә татар иҗтимагый оешмалары шундый катлаулы шартларга куелмаган иде, - диде Ирек Шәрипов. – Шулай булуга да карамастан, татар оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары үз йөзләрен саклап кала алды һәм сынмады-сыгылмады, үз максат-бурычларына хыянәт итмәде”.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов үз чыгышында Казан ягыннан Уфа татар милли оешмаларына, шул исәптән Татар конгрессына да ниндидер акыл сату гамәле, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтү булмаячак, дип әйтте. Шул ук вакытта ул Башкортстан Татар конгрессы корылтаенда яңа рәисне сайлаганда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән киңәшләшеп эш итү хәерле булыр иде дигән гомум теләкне җиткерде.

Аннан соң чыгыш ясаган Башкарма комитет әгъзалары Кәрим Яушев, профессор Рәиф Әмиров һәм Салават шәһәре татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Әсгат Корманаев сентябрь аенда Уфада узачак корылтайга кадәр эшлекле тәкъдимнәр әзерләнергә тиеш, дип ассызыклады. Республика хакимиятләренә татар милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча катгый таләпләр дә куелырга тиеш дип әйтелде. Профессор Рәиф Әмиров фикеренчә, Башкортстан президенты хакимияте татар оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итсә, тәгаен мәсьәләләр дә хәл ителер, киеренкелек тә кимер иде.

“Әмма, менә бер елга якын президент вазифаларын үтәүгә дә карамастан, Рөстәм Хәмитов һаман да булса татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм әүзем вәкилләре белән очрашырга вакыт тапмады, - ди Рәиф Әмиров. – Шул ук вакытта башкорт милли оешмалары башлыклары белән берничә тапкыр очрашып сөйләшергә мөмкинлек тапты”.

Рәиф Әмиров Рөстәм Хәмитовның элек Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән еллардагы кайбер министрларны яңадан эшкә алуын да тәнкыйтьләде. Моңа мисал итеп вице-премьер итеп билгеләнгән Зөһрә Рәхмәтуллинаны китерде ул. “Зөһрә Рәхмәтуллина элек тә башкорт булмаган балаларны көчләп башкорт телен укытуга фатыйха биргән иде, хәзерге яңа җитәкчелек чорында да шул ук гадәтен куа. Һичнинди үзгәреш юк”, - ди Рәиф Әмиров.

Заһир Хәкимов
Киңәшмәдә Бөтендөнья Татар конгрессының Уфадагы даими вәкиле Алик Локманов, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары Рушан Галләмов, Илдар Габдрафыйков, Заһир Хәкимов та чыгыш ясады. Алар да Башкортстанда татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен яңа президент килгәч тә берни эшләнмәвен ассызыклады.

Алик Локманов әйтүенчә, әгәр Башкортстан дәүләт телевидениесендә һәм радиосында татар тапшырулары күләмен арттыруны таләп итсәң, моны сәясәткә борып җибәрләр һәм татарлар милләтара дуслыкка чөй кагалар дип лаф оралар. “Башкортстан татарлары республика салым казнасының өчтән бер өлешен тулыландыра, шуңа күрә дә милләтебезнең тиешле игътибарга тулы хокукы бар. Башкортстан татарларының үз филармониясенә дә, курчак театрына да, башка мәдәни үзәкләргә дә ия булырга хакы бар”, - диде Алик Локманов.

Профессор Рушан Галләмов та яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, үзенең дә, башка татарларның да аңа зур өметләр баглавын, әмма ул өметләрнең әлегәчә акланмавын белдерде.

Рушан Галләмов
“Башкортстан татарлары үз телләрен һәм башка хокукларын яклап чыкса, аларга экстремист, милләтче мөһере сугыла, - диде Рушан әфәнде. – Башкортстан татар милли оешмалары, шул исәптән Татар конгрессы да Казан ягыннан да ярдәмгә һәм аңлауга ышаныч белдерә. Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчелеге дә Уфага ешрак килсен һәм биредәге татар проблемаларын җентеклерәк өйрәнсен иде”, - дигән теләген дә белдерде Рушан Галләмов.

Профессор Рушан Галләмов Башкортстан җитәкчелегенә, шул исәптән президент Рөстәм Хәмитовка да яңарак чираттагы мөрәҗәгать юллануын әйтте. “Башкортстан татарлары концертлар, сабантуйлар үткәрүгә генә канәгать булып утыра алмый. Дистә еллар буе хәл ителмәгән кискен проблемалары борчый аларны”, - ди Рушан Галләмов.

Башкортстан Конгрессы Башкарма комитеты киңәшмәсе ахырында әлеге сөйләшү, фикер алышулар нигезендә кайбер карарлар өлгеләре кабул ителде. Алар нигездә конгресс корылтаена әзерлек мәсьәләсенә кагылышлы. Шулай ук профессор Мәҗит Хуҗин быел октябрь аенда Башкортстан татарларының гомум корылтае үтәчәген дә әйтте һәм аңа да берочтан җитди әзерлек башлау кирәклеген белдерде.

Шул ук вакытта Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятенең урыннардагы бүлекләре һәм Татар иҗтимагый оешмасының филиаллары да үз конференцияләрен үткәрәчәк. Башкортстанның Татар конгрессы Башкарма комитетының чираттагы утырышы бер атнадан үтәчәк дип белдерелде.
XS
SM
MD
LG