Accessibility links

Кайнар хәбәр

Washington Post: Магнитский эше белән бәйләнештәгеләр АКШ-ка кертелмәячәк


АКШ Дәүләт департаменты юрист Сергей Магнитский үлеменә катнашы бар дип шикләнелгән Русия ватандашларына Кушма Штатларга килүне тыйды. Бу хакта The Washington Post газеты департаменттагы чыганакка нигезләнеп хәбәр итә.

Бу хакта рәсми белдерү юк. Шулай ук АКШ-ка керү тыелганнарның исемнәре дә әйтелми.

АКШ сенатында хәзер Магнитский эшенә катнашы булган Русия хокук саклау оешмаларындагы 60 хезмәткәрнең банк хисапларын туңдыру һәм илгә керүне тыю турында канун өлгесе карала.

Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитский 2009 елда Мәскәүдә тикшерү барганда ябып тору урынында үлгән иде. Русиядә күптән түгел генә әлеге ябып тору урынының элекке хезмәткәрләренә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG