Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Ихлас" мәчетендә – ихлас гамәлләр


Уфадагы "Ихлас" мәчете
Уфадагы "Ихлас" мәчете

Уфадагы "Ихлас" мәчете дингә күндерү өчен яңа гамәлләр уйлап таба. Русия мәчетләре тарихында булмаган әлеге хәлнең башлангычында мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм тора.


"Ихлас" мәчете ихатасында йөгерү һәм велосипед юллары, теннис, хоккей, комдагы волейбол мәйданчыклары, балалар өчен уен кыры булачак. Мәчеткә терәтелеп төзелүче янкорма бинада китапханә һәм мәдәният үзәге урын алачак.

Әлеге яңалыклар турында мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм шуларны ирештерде:

Мөхәммәт хәзрәт Галләм
“Миңа төрле илләрне күрергә туры килде. Бу безнең ил өчен генә яңа күренеш. Ислам дәүләтләрендә, Төркиядә бу гадәти хәл. Балалар мәйданда спорт белән шөгыльләнеп кайтканнан соң, әти-әниләренең: "Кайда йөрдең?" дигән соравына: "Ихлас"та булдым" дип әйтәчәк. Бу үзе ни тора.

Мөхәммәт пәйгамбәр дә спорт белән шөгыльләнүне хуплаган. Алда изге Рамазан ае. Без ул айның ахырында комдагы волейбол мәйданын ачарга җыенабыз. Форсаттан файдаланып, мин Азатлык радиосын тыңлаучыларны Рамазан белән котлыйм”.
XS
SM
MD
LG