Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә Европадан яшелчә кертү тыюы бетерелә


9 августтан башлап Русия Европа Берлеге илләреннән яшелчә кертүгә барлык чикләүләрне бетерә.

Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко әйтүенчә, Русиягә азык-төлек кертүнең аерым тәртибе дә бетерелә.

Хәзер яшелчә кертү өчен һәр партия яшелчәгә өстәмә сертификат алу кирәк булмаячак.

Европа илләреннән яшелчә кертү 40-лап кешене үтергән эчәк авыруы сәбәпле июнь башында тыелган иде.
XS
SM
MD
LG