Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гаскәрләре Латакия шәһәренә керде


Латакия – Сүрия гаскәрләре бүген илнең көнбатышында урнашкан Латакиа шәһәренә керде.

Бу шәһәрдә моңа кадәр берничә тапкыр хөкүмәткә каршы чаралар оештырылды, атышулар күзәтелде.

Җирле оппозиция активистлары әйтүенчә, шәһәргә 20-ләп танк һәм бронетранспортер кертелгән. Корбаннар турында әлегә хәбәр ителми.

Җирле хокук яклаучылар әйтүенә караганда, бер көн элек башкала Дәмәшк, Хомс, Хама, Алеппо, Дәйр-Әз-Зур шәһәрләрендә президент Бәшәр Әсад режимына каршы чыккан кимендә 11 кеше үтерелгән.

Әсадны демонстрантларга каршы көч куллануны туктатырга күндерү максаты белән, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дөнья җитәкчеләрен Сүрия нефтен сатып алуларын туктатып торырга чакырды.
XS
SM
MD
LG