Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Сүриягә багышланган киңәшмәсен үткәрә


Сүриядә хөкүмәтнең иминлек көчләре оппозицияне рәхимсез рәвештә көч кулланып бастырганга Швейцария үз илчесен аннан чакырып алды.

Бүген БМО Иминлек Шурасы, хөкүмәткә каршы чыгышларны бастырганда соңгы биш ай эчендә, хокук яклаучылар әйтүенчә, ике меңләп кеше үлгән, Сүриягә багышланган киңәшмәсенә җыела.

Анда БМО-ның кеше хокуклары вәкиле Нейви Пиллэй Сүрия президенты Бәшәр Әсадның кеше хокукларын бозу очракларын тикшерүне үтенеп Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

Кичә Бәшәр Әсад БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун белән сөйләшкән вакытта оппозиция тарафдарларына каршы хәрби операцияне туктатулары турында хәбәр иткән иде.

Бүген шулай ук БМО-ның кеше хокуклары комитетының Сүриягә багышланган утырышы Женевада 22 августта үтәчәге билгеле булды.
XS
SM
MD
LG