Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтайга әзерләнә


Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре утырышы
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре утырышы

14 сентябрь Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда агымдагы елның ноябрь аенда узачак Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Форумда республикадагы барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары катнашачак. Аны үткәрер өчен хакимиятнең хәер-фатихасы да алынган.

Чара Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында үтәр дип күзаллана. Әлеге форумга кадәр барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары да корылтай-конференцияләрен уздырып, чарага делегатлар сайларга тиеш.

Узган атна беренчеләрдән булып Башкортстан татар иҗтимагый үзәге шундый чара уздырган иде. Башкортстан татарлары корылтаена оешмаларның һәр егерме әгъзасы исәбеннән бер делегат сайланырга тиеш. ТИҮнең ул утырышында нибары ике дистәгә якын кеше катнашты. Квота буенча алар шул егермедән бер генә делегат сайларга хокуклы булып чыга. Шулай булуга карамастан, ТИҮ чарада катнашкан һәркемне делегатлар исемлегенә кертү карарын чыгарган иде.

Башкортстан татарлары корылтае алдыннан узачак корылтай-конференцияләрдә җәмәгатьчелек оешмалары рәисләрен дә сайлаячак.

Чарада кайбер татар оешмаларына рәисләр дә тәкъдим ителде. Башкортстан татарлары конгрессына “Рамазан” оешмасы рәисе, галим һәм җырчы Марат Шәрипов, композитор Алик Локманов һәм галим Гали Фәизовлар тәкъдим ителде. Соңгысы татар җәмәгатьчелеге өчен билгесез кеше. Ул хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенә Башкортстан татарлары берлеге, Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин, тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин тәкъдим ителде. Башкортстан татарлары берлегенә Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, галим Рушан Галләмов һәм “Русия патриотлары” фиркасенең республика бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов тәкъдим ителде. Әлеге намзәтләр район һәм шәһәрләрдә узачак чараларда тикшереләчәк.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Мәҗит Хуҗин башка намзәтләр дә чыгарылу мөмкинлеге барлыгын ирештерде:

Мәҗит Хуҗин
“Район һәм шәһәрләрдә узачак конференцияләрдә без тәкъдим иткән намзәтләргә ышаныч белдерә алалар. Шулай ук алар бөтенләй башка кешеләрне дә тәкъдим итәргә хокуклы. Соңгы сүз ул оешмаларның Уфада узачак чараларында әйтеләчәк. Анда ул намзәтләр тавышка куелачак”.
XS
SM
MD
LG