Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

15 сентябрь иртәсендә Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов фатирында, ТИҮ идарәсендә хокук оешмалары тентү ясый. Шушындый ук чара милли хәрәкәт вәкиле Зиннур Әһлиуллин фатирында да оештырыла.


Рәфис Кашапов әйтүенчә, иртәнге сәгатъ 7ләрдә аларның фатир ишеген шакыйлар. Килүчеләр Чаллының полиция идарәсеннән, террорга каршы көрәш хезмәткәрләре була.

Шаһитләр белән килгән хезмәткәрләрнең бер өлеше фатирда тентү башлый. Берничәсе Рәфис әфәндене машинага утыртып, ТИҮ идарәсенә алып китә, тентү анда да уза. Хокук оешмаларын мондый эшләргә нәрсә этәргән?

"Бу сайлау алды вазгыяте белән бәйледер..."

“Без 30 апрель көнне урыс оешмаларының татар мәктәпләренә каршы чыгуларына үз фикеребезне әйттек. Бүген булган тентү барышында ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура вәкилләре, тентүләр 30 апрель белән бәйле, диделәр.

Безгә, 7-8 кешегә әлеге чарада катнашкан өчен акчалата түләү ясадылар бит инде. Ләкин 4-5 айдан соң бу мәсьәләне тагын күтәрәләр, аңламыйм. Бу алда булачак сайлаулар белән дә бәйледер.

Соңгы вакытта без Чаллыда “Азатлык” татар яшьләре берлеген күтәрү, Җәмигъ мәчете турында сүз башладык. Менә шулар бар да җыелгандыр, дип уйлыйм.

Русиягә фашизм килде. 30 апрель җыенында мин аның урыс телендә генә баруына, татар хокуклары кысылу турында гына әйттем. Монда җинаять булуы башка сыймый.

Тентү барышында өйдән 2 компьютерны, язмаларны алганнар. ТИҮ идарәсеннән дә күп әйбер төяп алып киттеләр. Алар бу документлардан җинаять эзләрен эзлибез, диделәр”, дип искә ала 15 сентябрь тентүләрен Рәфис әфәнде.

Хәзер ТИҮ рәисе эшен дәвам итү өчен башка компьютер юллау белән мәшгуль.

"Гололобыйларны" күп ишеткән инде без"

Зиннур Әһлиуллин янына полиция кешеләре килгәндә, ул өйдә булмый. Чакырылмаган кунакларга аның хатыны Илмира ишек ачарга теләми. Ишекне бәреп керә башлагач, Илмира ханым телефоннан Зиннурга шалтырата. Зиннур әфәнде, ишекне төзәтергә кирәк булачагын уйлап, полицияне кертүне сорый. Өйдәге тентү аннан башка гына уза.

“Тентү турында ишеткәч, ачуым нык кабарды. Чөнки бездә “полицейский” дәүләт: монда кеше хокуклары турында уйлау юк. Барысы да империя өчен корылган. 458 ел буе басып, инде бетерәбез дигәндә, без күтәрелдек. Идел буе халыклары белән Кавказ халыклары барыбер мөстәкыйль булачак. Милләт буларак үзебезне саклап калырбыз, дип уйлыйм.

Зиннур Әһлиуллин
Тентү белән керү сәбәбен бөтенләй аңламыйм. Татар теле, мәдәнияте өчен көрәшкәнгә шундый тентүләр ясый алар. Тентүдән соң прокуратурагамы, тикшерү бүлегенәме, чакыру кәгазе калдырганнар. Әйе, чакыртырлар.

Бәлки төрмәгә дә ябарлар. Мин гомер буе шул юлда булдым. Курыкмыйм. Татар буларак Русия империясендә юньле тормыш күрмәдем. Аларның “татарин”нарын, “гололобый”ларын гына ишеттем.

Менә татарның аз гына селкенүен күргәч, тагын басмакчы булалар. Путин хакимияткә килгәндә артында җәза оешмасы тора иде. Шулар милләтләрне бетерергә уйлый.

Путин хакимияткә килгәндә турыдан-туры әйтте, бер дәүләт – бер халык, диде. Тарих тәгәрмәче барыбер алар файдасына тәгәрәмәс. Элек “автоном” дип саналган 20 республика барыбер азат булыр.

Бу көрәштә теләктәшләр дә кирәк. Милли хәрәкәт башкортларда да бар. Ләкин ул ясалма рәвештә татарга каршы куелган хәрәкәт. Идел буенда чуаш, мари хәрәкәтләрен генә безгә иптәш, теләктәш дияргә була. Мин үзем үлгәнче татар булып калачакмын, беркайчан да урыс хакимиятен танымаячакмын”, диде Зиннур Әһлиуллин.

Зиннур әфәнденең дә өеннән компьютерын һәм документларын тентү белән кергән хокук вәкилләре алып чыгып китә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG