Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ислам конференциясе тәмамланды


22-23 сентябрь көннәрендә Уфада IV халыкара ислам конференциясе үтте. “XXI гасыр мәгарифендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дип аталган халыкара гыйльми-гамәли конференциягә байтак чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән күренекле галимнәр, дин әһелләре килде.


Җыенны Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Ислам дөньясы университетлары федерациясе, Уфадагы Русия ислам университеты һәм Башкортстан президенты каршындагы дәүләт-диннәрара мөнәсәбәтләр шурасы оештырды. Илдә ислам мәгарифенә ярдәм итү федераль максатлы программасын тормышка ашыру юнәлешендә ел да уздырылучы шушы җыенга быел Франция, Төркия, Малайзия илләреннән, шулай ук якын чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар килгән. Ике көн барган әлеге җыенның пленар утырышында һәм секцияләр эшләрендә 70тән артык доклад тыңланды. Аларның һәммәсе дә аерым җыентык-китапта тупланып нәшер ителәчәк.

Ислам форумында чыгыш ясаучылар хәзерге заманда ислам мәгарифен камилләштерү юнәлешендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм киләчәккә тәкъдимнәрен ишеттерде. Казаннан бу җыенга Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин килгән. Рәфыйк Мөхәммәтшинның ислам мәгарифен камилләштерү турындагы фикерләре һәм шәкертләрне чит илләрдә түгел, ә үз илебездә укытуга бәйле эшлекле тәкъдимнәре форумда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Уфада да элекке атаклы “Галия” мәдрәсәсе бинасында ислам университеты эшләп килә. Соңгы берничә елда Башкортстан дәүләт педагогия университеты белән хезмәттәшлек итә ул. Алар дин әһелләрен хәзер бергәләп әзерли. Биредә гамәлгә кертелгән укыту алымнары, хәзер үзара килешү нигезендә, Русиядәге җиде ислам университетында һәм 33 мәдрәсәдә дә кулланыла.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Уфадагы “Ихлас” мәчетендәге төркемнәрдә дә алдынгы укыту алымнары кулланышка кергән.”Ислам дине һәрчак камиллеккә омтылган, элек-электән бабаларыбыз укымышлы булган. Хәзер дә үзебезнең җирлектә шәкертләргә төпле белем бирергә тырышабыз”, ди мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм.

Аның әйтүенчә, халыкара дәрәҗәдә оештырылучы ислам форумнары алдагы эшчәнлек өчен фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. “Быелгысы да файдалы булды”, ди ул.
XS
SM
MD
LG