Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Милли күчеш шура Сирт шәһәренә һөҗүмне дәвам итте


Либиядә Милли күчеш шурасы бүген ил җитәкчесе вазифасыннан куылган Мөәммәр Каддафиның туган шәһәре – Сиртка һөҗүмне дәвам итте.

Яңа хөкүмәт гаскәрләренең Сиртка керү юлына тикшереп үуздыру пунктлары һәм снайперлар урнаштыруы хәбәр ителә.

Бүген иртән Каддафи тарафдарлары шәһәрдәге йөзләрчә гаиләне куркыныч астына куйды дигән хәбәрләрдән соң, НАТО авиациясе Сиртны утка тотты.

Каддафи тарафдары НАТОны һава һөҗүмендә йөзләрчә тыныч кешене үтерүдә гаепләде.

Шимбә көнне Каддафи тарафдарлары белән Сирт өчен сугышта җиде кеше үлде, 150дән артыгы төрле җәрәхәтләр алды.
XS
SM
MD
LG