Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада һәр милли тел кадерле


Европада телләр көне билгесе
Европада телләр көне билгесе

2001 елдан бирле 26 сентябрьдә Европада телләр көне үткәрелеп килә. Бу көннең төп максаты - телләр төрлелеген саклау, Европада яшәүчеләрнең гомерләре буена төрле телләрне өйрәнүен хуплау, мәктәпләрдә төрле телләрне үзләштерүгә игътибарны юнәлтү.

Европа берлеге алып барган сәясәттә киң таралмаган телләрне саклау һәм аларны үстерү дә бар. Финляндиядә яшәүче татарлар туган телләрен буыннан-буынга күчереп, югалтмыйча саклап килгәнгә, татар теле Европада милли азчылыктагылар телләренең рәсми исемлегенә кертелде.

Европада ана теленнән кала тагын берничә телне белү хуплана. Бу хәзер гадәти хәл булып тора. Европа берлегендә аларны өйрәнүчеләр өчен шартлар тудырыла.

Европа кыйтгасында 225 җирле тел исәпләнә. Аның өчтән ике өлеше йә үлгән, йә үлеп баручылар исемлегендә. 2009 елда ЮНЕСКО бер Русиядә генә 136 телгә юкка чыгу куркынычы янавын белдерде.

Икенче яктан, икътисади һәм сәяси миграция нәтиҗәсендә Европадагы барлык илләрдә дә дөньяның төрле кыйтгаларындагы телләр ишетелә башлады. Германиядә төрек, Франциядә һәм Швециядә гарәп, Русиядә румын, кыргыз, үзбәк һәм башка телләрне дә еш ишетергә була.

Мисал өчен, соңгы сораштырулар күрсәткәнчә, Лондонда 336 тел вәкиле яши. Алар арасында шул исәптән Африканың төрле телләре вәкилләре дә бар. Европага күпләп килгән мигрантларның үз телләре куркыныч астында кала. Ни өчен дигәндә, күчеп килүчеләр икътисади яктан файдага булган телне күбрәк куллана башлый. Өйдә йә булмаса үзара аралашканда гына туган телләрендә сөйләшкәнгә, ул ипләп кенә онытыла барырга да мөмкин.

Бу аерым шәһәрләрдә генә түгел, илләр күләмендә дә проблемнар чыгара.

Ирландиягә мигрантларның күп булып килүе ирланд теленә дә куркыныч тудыра, чөнки килүчеләр инглиз телендә аралашуны хуп күрә. Финляндиядә дә килгәннәр күбрәк фин телендә аралашканга, икенче дәүләт теле булган швед теленең куллану даирәсе кими бара.

Европада яшәүчеләрнең 38%-ы инглиз, 15%-ы алман, 14%-ы француз, 7%-ы рус, 5%-ы испан, 3%-ы итальян телен чит тел буларак белә. Соңгы елларда инглиз теленең кулланыш даирәсе артты. Алман, француз, итальян телләре белән кызыксыну кимесә, испан телен өйрәнүчеләр күбәя.

Соңгы елларда кытай, төрек һәм корея телләрен өйрәнүчеләр дә арта бара.

Европада телләрне өйрәнү хупланса да, кайбер телләр катгый административ чаралар белән үстерелә. Мисал өчен, Испаниянең Каталония өлешендә катгый чаралар кулланылганга каталон булмаганнар да каталон телен яхшы белә.

Әлеге автоном төбәктә хәзер инглиз телендә дә югары белем алырга мөмкин. Бөтен Испаниядә испан теле рәсми тел булып саналса да, Каталониядә ике рәсми телнең берсе булуга карамастан, югары уку йортларында испан телендә белем бирелми.
XS
SM
MD
LG