Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: саклануга тотылган чыгымнар белән килешмәгән түрә эшеннән китсен


Саклану һәм хәвефсезлек чараларына Русиядә чыгымнар һәрвакыт югары булачак. Моның белән килешмәгән түрәләр эшеннән китәргә тиеш.

Бу турыда Русия президенты Дмитрий Медведев Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл полигонында үткән күнегүләрдә хәрби бүлек башлыклары белән очрашканда белдерде.

Президент белән хәрби чыгымнар мәсьәләсендәге каршылыклар турында элегрәк Русия финанс министры Алексей Кудрин әйтеп килгән иде.

Аның сүзләренә караганда, саклану сәнагатенә, гамәлдәге гаскәрләргә, олы яшьтәге хәрбиләргә акча бүлеп бирү, саклану комплексын яңа җиһазлар белән тәэмин итү – болар барысы да 2014 елга казна чыгымнарын 2 триллион сумга арттырачак. Әлеге акчага быел, мәсәлән, Русия мәгариф системын тулысынча финансларга мөмкин булыр иде, дигән иде Кудрин.

Кичә исә Медведев Кудринны эшеннән азат итте.
XS
SM
MD
LG