Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай Сүриягә каршы чикләүләрне расламады


Русия Кытай белән бергә БМО Иминлек Шурасы җыенында Сүриягә каршы чикләүләрне үз эченә алган резолюциягә вето куйды. Франция, Британия, Германия, Португалия тарафыннан тәкъдим ителгән проект Сүрия хакимиятен баш күтәрүчеләргә каршы репрессияләрне туктатырга чакыра.

Иминлек Шурасының 9 әгъзасы чикләүләргә “әйе” диде, дүртесе – каршы чыкты. Шураның башка даими әгъзалары буларак Русия һәм Кытай вето кую хокукына ия. Алар Сүриянең эчке эшләренә тыкшынмаска чакыра.

БМО белдерүләренә күрә, хакимияткә каршы протест чаралары башлаганнан бирле Сүриядә 2,5 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG