Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җир тетрәү аркасында Кытайга нефть тапшыруны вакытлыча туктатып торды


Амур өлкәсендә көчле зилзилә нәтиҗәсендә Русия Кытайга нефть тапшыруны берничә сәгатькә туктатып торырга мәҗбүр булды. Хәзер алар элеккечә дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдергәнчә, җир тетрәү Благовещенски каласында һәм төбәкнең тагын берничә районында сизелде.

Һәлак булучылар һәм җимерекләр турында әлегә хәбәр ителми. Зыян күргән урыннарга йөздән артык коткару төркемнәре җибәрелде. Хәбәр ителгәнчә, зилзилә аркасында Байкал-Амур магистрале буендагы шәһәрләр утсыз калды.
XS
SM
MD
LG