Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар балалар бакчасы ачылды


Бакча бүлмәсе
Бакча бүлмәсе

Самарда “Батыр” исемле татар балалар бакчасы эшли башлады. Әлеге бакчада балалар милли, дини гореф-гадәтләр нигезендә тәрбия ала.


Самарның үзендә 43 ел дәвамында “Ялкынлы яшлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле эшли. “Бердәмлек”, “Азан”, “Ислам – Нур” исемле газетлар чыгып килә.

“Яктылык” мәктәбендә 436 бала белем ала. Самарның үзендә татар тормышын яктырткан биш сайт бар. Ниһаять, саф татар балалар бакчасы эшли башлады. Аның исеме дә “Батыр”.

Бакчаның өстенлеге шунда ки, ул шәхси хуҗалык. “Батыр”ның мөдире – Нотфулла кызы Әлфия Халиуллова.

Балалар бакчасы илле нарасыйга исәпләнгән. Биредә аларны дүрт мәртәбә тик хәләл ризыклар белән генә тукландыралар.

Тәрбия татар гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Тәрбия, туклану динебез Ислам кушканча башкарыла.

Бакча иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшли. Балаларга татар җырларын һәм биюләрен өйрәтәләр. Ашап-эчкәч балалар дога кыла.

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте “Батыр”ны татар китаплары белән тәэмин итә. Ата-аналар аена 10 000 сум акча түли.
XS
SM
MD
LG