Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Мәккәдә хаҗ башлана


Хаҗилар Мәккә шәһәренә киләләр
Хаҗилар Мәккә шәһәренә киләләр
Бүген Согуд Гарәбстанында хаҗ йолаларын үтәү башлана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган изге Мәккә шәһәренә, согуд хакимиятләре белдерүенчә, бөтен дөньядан 2,5 миллион кеше җыелды.

Бүген хаҗиларның Мина үзәнлегенә бару көне. 5 ноябрьдә – Гарәфә тавында тору, 6 ноябрьдә - Корбан бәйрәме. Хаҗилар Согуд Гарәбстанында 14-35 көн булачак.

Русиядән быел изге җирләргә 22,5 мең мөселман килде.
XS
SM
MD
LG