Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Air Arabia” Казанга очышлар башларга ниятли


Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада кыйбат булмаган очышлары белән билгеле “Air Arabia” һава ширкәте Казанга очышлар башларга ниятли.

“Русия – зур ил һәм безгә андагы күбрәк шәһәрләр белән элемтәдә тору кызыклы”, ди ширкәт башлыгы Габдулла Бин Мөхәммәт әл-Тани.

“Авипорт” сәхифәсе хәбәр иткәнчә, “Air Arabia” һава ширкәте октябрьдә Мәскәү белән Екатеринбурны Гарәп Әмирлекләренең Шарҗә шәһәре белән тоташтырды. Бу юнәлешләрдә очышлар декабрьдә тагын да артырга мөмкин, ди һава ширкәте.

“Air Arabia” – 2003 елда барлыкка килә. Һава ширкәтендә 29-лап Airbus A320 очкычы бар.
XS
SM
MD
LG