Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Катар белән дипломатик мөнәсәбәтләрен суыта


Мәскәү Русия илчесе белән булган күңелсез хәлдән соң Катар белән дипломатик мөнәсәбәтләрен суыта.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдергәнчә, 29 ноябрьдә Катар халыкара һава аланында чик хезмәте һәм иминлек хезмәтләре Мәскәү илчесе Владимир Титоренкога карата көч кулланып, аның белән булган дипломатик хатны тартып алырга теләгән.

Әлеге вакыйгада илче генә түгел ике дипломатның да зыян күрүе әйтелде. Русия Катардан рәсми аңлатма, гафу үтенү һәм гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итте.

Владимир Титоренко сәламәтлеген яхшыртканнан соң якын арада Катардан китәчәк, дип белдерде Русия тышкы эшләр министрлыгы.
XS
SM
MD
LG