Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Польша татарлары белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан төркеме Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан төркеме Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Польшаның Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм татар мәдәнияте үзәгендә дә булды.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Польшаның Поморски воеводлыгы маршалы (губернатор) Мечислав Струк белән очрашканда төбәк тарихы, икътисады һәм мәдәнияте белән танышу өчен чакырганнарына рәхмәт белдерде. Гданьски – Поморски төбәгенең башкаласы. Бүген Польшада дүрт меңләп татар яши. Аларның мәдәни үзәкләре Гданьски шәһәрендә.

Бу үзәк 1991 елда Поморски воеводлыгы ярдәме белән ачыла. Үзәк шәһәр үзәгендәге иң матур бакчаларның берсенә урнашкан. Аңа 1939 елда һитлерчылар тарафыннан үтерелгән күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим һәм язучы Леон Крычиньски исеме бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов Польша татарлары тарихына багышланган музей белән таныша
Рөстәм Миңнеханов Польша татарлары тарихына багышланган музей белән таныша

Бу бинада татарларның Польша җирендәге тарихына багышланган музей белән дә танышырга мөмкин. Монда 40 урынга исәпләнгән кунакханә һәм татар чәйханәсе дә бар. Аңа “Казан” исеме бирелгән.

Узган ел ноябрь ахырында Польшаның Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә һәйкәл дә ачылды. Ул вакытта бу чарага ил президенты Бронислав Комаровски да килде һәм татар җәмәгатьчелеге Рөстәм Миңнехановны да көткән иде. Күрәсең, Татарстан президенты әлеге чакыруны күңелендә тоткан булган. Австрия башкаласы Венага сәфәреннән соң ул Гданьскига да кереп чыгарга ниятләгән.

Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәк сала
Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәк сала

Бу шәһәргә рәсми сәфәрен ул татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк салудан башлады. Әлеге һәйкәл ил хөкүмәтенең татарларга зур ихтирамын күрсәтә. Чөнки моның тирән тарихи тамырлары бар - 600 ел элек Грюнвальд бәрелешендә полякларга татарлар да булышкан.

Татарстан президенты Поморски төбәге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяли. Сәүдә-икътисад һәм мәдәни багланышларны ныгытырга кирәклеген әйтә. Бу хакта президент сәхифәсе хәбәр итә. Миңнеханов сүзләренчә, 2011 елның тугыз аенда ике арадагы тауар әйләнеше өч миллиард доллардан артык булган.

Поморски воеводлыгы Польшаның төньягына, Балтыйк диңгезе буена урнашкан. Татарстан кебек үк Польшада ул эшмәкәрләр күп булган төбәк буларак аерылып тора. Монда балык та тоталар, ягулык, энергетика, химия сәнәгате дә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерү һәм башка тармаклар да бар.

Татарстаннан беренче рәсми төркем Гданьскида 2006 елда була.

Польша татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда
Польша татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда
XS
SM
MD
LG