Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 декабрь митингын оештыру комитеты беренче утырышын үткәрде


Мәскәүдә гаделсез сайлауга каршы 24 декабрьгә билгеләнгән митингны оештыру комитеты беренче утырышын үткәрде.

Анда, аерым алганда, Мәскәү сайлаучылар берлеге төзү, иң яхшы шигарь бәйгесе игълан итү, ак тасманы митинг тамгасы итеп калдыру турында килешенде.

Оештыру комитетына оппозицион сәясәтчеләр Борис Немцов, Владимир Рыжков, язучы Борис Акунин, “Гадел Русия” фиркасе депутаты Геннадий Гудков, журналистлар Леонид Парфенов һәм Сергей Пархоменко керә.

10 декабрьдә Дума сайлавы нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, сайлаудагы хәрәмләшүләр турында гаепләүләрне тикшерү таләбе белән үткәрелгән митингка дистәләрчә мең кеше катнашты. Анда әлеге таләпләрне үтәү өчен хакимияткә ике атна вакыт бирелде.
XS
SM
MD
LG