Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңаүзәндә гадәттән тыш вәзгыять тәртибе вакыты озайтыла


Казакъстанның декабрь уртасында чуалышлар булган Яңаүзән шәһәрендә 5 гыйнварга кадәр кертелгән гадәттән тыш вәзгыять тәртибе вакыты тагын да озайтылачак.

Бүген бу турыда хөкүмәт комиссиясе башлыгы Гөмәрзәк Шукеев белдерде. Әмма ул гадәттән тыш вәзгыять тәртибенең кайчанга кадәр озайтылачагын әйтмәде.

Казакъстан премьер-министры Кәрим Масимов хөкүмәт утырышында Яңаүзәндәге чуалышлар вакытында эшмәкәрләргә килгән зыянны каплау мәсьәләсен мөмкин кадәр тизрәк чишәргә кушты.

Яңаүзәндәге чуалышларда 16 кеше һәлак булды, йөздән артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG