Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 35 тыныч көрднең үтерелүе җәнҗалга әверелә


Төркиянең көньяк-көнчыгышында көрд сугышчыларына каршы хәрби чаралар барышында тыныч көрдләрнең һәлак булуы җәнҗалга китерде.

Истанбул үзәгендәге Таксим мәйданына протест белдерергә меңнәрчә көрд чыгып “Төркия – полиция дәүләте” дигән шигарь кычкырды.

Демонстрациячеләрне бастыру өчен полиция су сиптергечләр һәм корал кулланды. Дистәләрчә кеше кулга алынды.

Төркия хәрби һава көчләре пәнҗешәмбе иртән Гыйрактан канунсыз рәвештә дизель ягулыгы һәм тәмәке ташучы тыныч кешеләргә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә 35 кеше һәлак булды.

Хәрбиләр башта аларның барысы да сугышчылар булган дип белдерсә, соңрак тыныч кешеләрнең утка тотылганлыгын танырга мәҗбүр булды
XS
SM
MD
LG